Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский бистәсендә кабакка багышланган чара узды

Ә сез кабакка багышланган бәйрәм барлыгын белә идегезме?

Кабак бәйрәме кагыйдә буларак, октябрьдә, бакчаларда уңыш җыеп алгач үткәрелә. Алтын көз көзнең асылы ул - алтын кабак. Кабак бәйрәмендә аны төрлечә бизиләр,  төрле ризыклар әзерлиләр. Чыннан да кабак - көзнең чын символы. 

Октябрьский бистщсе мәдәният йортында "Кабак бәйрәме" - күңел ачу чарасы узды. Бәйрәмнең күркәм бизәге - алтын көзне һәм узып баручы җәйге кояш нурларын чагылдыручы кабак булды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучылар өчен чын квест әзерләделәр. Балалар кабакның буен, авырлыгын үлчәделәр, “яшелчә”ле хатны чиштеләр, кабак турында мәкальләрне искә төшерделәр, җиләк-җимеш ассортиларын атадылар, сары “чибәр”нең – кабакның үсеш циклын санап чыктылар. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.

Чара балалар дискотекасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев