Октябрьский бистәсендә кабак бәйрәме үткәрделәр
Дөньяда кабакка багышланган бәйрәм дә бар. Мондый бәйрәм, кагыйдә буларак, октябрьдә үткәрелә, чөнки ул вакытта бакчаларда уңыш җыелган була.
Алтын көз – ул алтын кабак та. Кабакны ничек кенә бизәмиләр, аның белән нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Ә кабактан күпме ризык әзерлиләр. Чыннан да, кабак - чын көз патшабикәсе.
Шулай ук октябрь аенда балаларның көзге каникуллары башлана – ул уеннар, күңел ачулар, дуслар белән саф һәвада йөрүләр вакыты.
Октябрьский авылы мәдәният йортында "Кабак - көз патшабикәсе" дигән күңел ачу программасы үтте. Бәйрәмнең төп кунагы - алтын көзне һәм узып баручы җәйге кояш нурларын гәүдәләндерүче кабак булды. Балалар көзге темага ребуслар чиштеләр, яшелчәләр турындагы табышмакларга җаваплар яздылар. Тизлеккә татлы ризыклар ашадылар, шарларны бизәделәр.
Балалар чәй эчү белән тәмамланган кабак бәйрәмен бердәм һәм күңелле итеп билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев