Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский балалары һава транспорты белән таныштылар

Россия Федерациясе Хәрби-һава көчләре көне уңаеннан Октябрьский балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күк йөзендә очкычлар» исемле танып-белү-иҗат чарасы оештырылды.

Чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бәйрәм турында күзаллаулар формалаштыру, очучы һөнәре һәм хәрби самолетлар белән таныштыру, Ватанны саклауда кызыксыну, формада булган кешеләргә хөрмәт һәм үз иленә мәхәббәт тәрбияләү булды. Әңгәмә вакытында тәрбияче балаларга нинди самолетлар булуын, аларның ни өчен кирәклеге, очучыларның кемнәр икәнлеге турында сөйләде.

Чара барышында балалар һава транспорты турындагы табышмакларны чиштеләр, җырлар тыңладылар, хәрәкәтчән һәм үсеш бирүче уеннар уйнадылар. Ахырда балалар самолет рәсемен буядылар.

Чара кызыклы, күңелле узды. Балалар очкычлар турында бик күп яңалыклар белделәр, әңгәмәдә актив катнаштылар. Безнең Ватаныбыз һәм аны саклаучылар турында горурланып тәэсирләре белән бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев