Октябрьский балалар бакчасында Халыкара инвалидлар көненә игътибар бирделәр
Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидларның проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның абруен, хокукларын һәм иминлеген яклауга юнәлдерелгән.
Октябрьский балалар бакчасында әлеге көнгә багышланган чаралар узды. Чараларның төп максаты, балаларда игелек, игелекле гамәлләр, аларның кеше тормышындагы әһәмияте турында күзаллаулар формалаштыру, аларда кызгану хисе уяту, авыру кешеләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәргә омтылу иде.
Кече һәм өлкән төркем тәрбиячеләре тарафыннан «Игелек дөньяны коткарыр», «Без барыбыз да төрле, әмма без тигез» дигән әңгәмәләр үткәрелде, алар балаларның әхлакый сыйфатларын үстерүгә ярдәм итте. Балалар шулай ук игелек һәм якыннарыңа карата кайгыртучан мөнәсәбәт турындагы әсәрләр белән таныштылар, В.Катаевның әкиятен укыдылар. Аннары балаларга берәр таҗ алып, яхшы теләкләр әйтергә тәкъдим иттеләр. Һәр бала игелекле һәм ярдәмчел сүзләр таба алды. Соңыннан балалар белән стена газетасы ясадылар.
Үткәрелгән чаралар балаларда мәрхәмәт, кайгыртучанлык уятты, инвалидларга әлеге көндә генә ярдәм итәргә түгел, ә башка көннәрдә дә аларны истә тотарга, якларга теләк тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев