Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрский балалар бакчасында йорт хайваннары белән таныштылар

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне балачактан ук башларга - аларны кайгыртырга, сакларга өйрәтергә кирәк. Барыннан да элек бала хайваннар дөньясын үзләре белән янәшә булганнар белән танышудан башлый, ә бу - йорт хайваннары.

Октябрьский балалар бакчасының кече группасында балалар йорт хайваннары белән таныша башладылар. Бу яшьтәге балалар бакчага беренче тапкыр килү сәбәпле, алар өчен барысы да яңа һәм кызыклы.

Дәрес барышында балалар йорт хайваннары белән бәйле әкиятләр, рәсемнәр иллюстрацияләрен карадылар. Тәрбияче «Хайваннар тормышында кешенең роле» дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар «Өч мәче баласы», “Мяу дип кем әйтте” хикәяләрен рәхәтләнеп тыңладылар. “Кем ничек кычкыра?, "Кем баласы?" дигән дидактик уеннар уйнадылар. Балалар зур кызыксыну белән песиләр өчен йомгаклар, конструктордан хайваннар өчен киртә ясадылар. Балалар өйрәнелә торган теманы танып белүдә зур кызыксыну һәм активлык күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев