Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский балалар бакчасында апликация дәресе узды

Октябрьский балалар бакчасының өлкән төркемендә экологик белем һәм мәгариф оешмаларында тәрбия бирү кысаларында «Көзге урман» темасына аппликация дәресе узды.

Дәрес барышында көзнең төрле чорлары, аның үзенчәлекләре турында белемнәр ныгытылды. Балаларны төрле агач образларын тудырырга һәм алардан, матур төсләр сайлап, «Көзге урман» композициясен төзергә, агач ябалдашларын ясауның үзенчәлекле ысулларын эзләргә өйрәттеләр. Шулай ук эстетик кабул итүгә әһәмият бирелде. Урталай бөкләнгән кәгазьне кисеп, агачларны арткы планнан башлап урнаштыру күнекмәләрен үзләштерделәр. Дәрестә табигатькә эмоциональ мөнәсәбәт тәрбиясе бирделәр. Картиналар матур һәм төсле килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев