Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский балалар бакчасы халыкара акциядә катнашты

Сабыйлар үзләренең тәрбиячеләре һәм авыл җирлеге башлыгы белән ылыслы агачлар утырттылар.

Һәр елны халыкара “Агач утырту” акциясендә ата-аналар белән бергә балалар да катнаша. Яшь буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтеп, без бүген үк авылыбызның яшел киләчәгенә өлеш кертә алабыз. Балаларны әйләнә-тирә мохитны саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең яхшы ысулы – агач утырту.

“Игелекле эшләр көне “ кысаларында Октябрьский балалар бакчасында “Агачлар  балалар белән бергә үсә” акциясе уздырыла. Бакчада тәрбияләнүченең  әтисе, шул ук вакытта авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов питомниктан агач үсентеләре алып кайтты.

Кояшлы апрель көнендә балалар чыршы агачлары утыртырга чыктылар. Беркемдә эшсез тормады: балалар зур активлык һәм кызыксыну күрсәттеләр, һәркемнең катнашырга теләге зур иде.

Балалар үзләрен кирәкле, файдалы, җитди эш башкаруларына чын күңелдән ышанып, тырышып эшләделәр. Үсентеләрне утырту балаларда агачларны сакларга, аларны кайгыртырга теләк уятты. 

Еллар үтеп, балалар белән бергә үсеп, үсентеләр зур, матур агачларга әвереләчәк, чөнки, бала үскәч, “ Мин бу агачны  утырттым”- дип горурланачак. Алар утырткан агачлар балалар бакчасына йөрүче башка буын балаларын да сөендерәчәк.

Мондый “Игелекле эшләр көне” акциясе балаларда экологик культура тәрбияли, табигать белән сак эш итәргә, аны якларга, сакларга һәм кадерләргә өйрәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев