Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Октябрьдә нинди бакча эшләре башкарырга мөмкин?

Югары осланлыларга тәҗрибәле бакчачылар киңәшләре.

Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, октябрь аенда соң өлгерә торган алма һәм груша сортларын җыялар. Моны айның беренче ун көнендә эшләсәгез хәерле. Алар озак саклансын өчен, җыйганнан соң суытып, 5 градус җылылыктагы урында сакларга киңәш ителә. Алмаларны картон тартмаларда, полиэтилен капчыкларда, стеллажларда саклау хәерлерәк. Аска өлгереп җитмәгән уңышны куеп калдырыгыз, өстәрәк өлгереп җитешкәннәрне саклау дөресрәк булыр. Уңышын җыеп алгач, агачларның тирә-ягын, тамырларына зыян китермичә генә, казып, йомшартып чыгарга кирәк. Бакчагызда мүкле, лишайниклы агачлар булса, аларны эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 500 грамм 5 процентлы тимер купоросы кушып, эремә әзерләгез. Агачлардан коелган яфракларны җыеп, компост итеп кулланырга мөмкин. Ләкин белгечләр, яфракларны җыеп, яндырырга киңәш итә. Бу төрле чирләр һәм корткычлар үрчемәс өчен шулай эшләнә.

Октябрьнең беренче ункөнлеге – сарымсак утырту өчен иң отышлы вакыт. Аны утыртасы түтәлне берничә атна алдан казып, черемә, суперфосфат, мочевина кебек ашламалар кертеп калдыру зарур. Туфракны йомшарту турында да онытмагыз. Көзнең нинди килүенә карап, җиргә су сибәргә кирәк. Коры булмаса, дымлы туфракка су сипмәскә дә ярый. Сарымсакларны 6 – 8 см тирәнлектәге буразналарга тезеп чыгалар. Утыртыр алдыннан аларны марганцовка эремәсендә тотып торырга кирәк әле. Сарымсак түтәлен тиешенчә “җылытырга” да онытмагыз: аның өстенә коелган яфраклар түшәргә, ботаклар белән бастырып калдырырга мөмкин.

Туң төшәргә 2-3 атна кала бакчага кышка чыдам культураларны – кишер, петрушка, сельдерей һәм укроп чәчәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр бакча эшләре