Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Океан төбендә нәрсәләр бар

Кызыл Байрак авыл клубы мәйданчыгында Халыкара китлар һәм дельфиннар көненә багышланган чара узды.

Халыкара китлар һәм дельфиннар көне ел саен бөтен дөньяда 23 июльдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1986 елда оештырылган, ул вакытта Халыкара кит аулау комиссиясе, китларны тоту кәсебенә тыю керткән. Тыю хәзер дә гамәлдә һәм бөтен дөньяда китларга ау, шулай ук кит ите белән сәүдә итү тыелган дигәнне аңлата. Әмма кит промыселы - әлеге хайваннар өчен бердәнбер куркыныч түгел. Китлар, дельфиннар һәм башка диңгез имезүчеләренең юкка чыгуның тагын бер төп факторы –аларны дельфинарийлар, океанариумнар һәм цирклар өчен аулау. 

Диңгез һәрвакыт кешене үзенең серлелеге белән мавыктыра. Матурлыгы һәм серлелеге белән сокландыручы су асты дөньясы тагын да кызыклырак.

Әлеге чара саф һавада узды. Балалар бу экологик бәйрәмнең тарихы белән генә түгел, китлар һәм дельфиннарның, шулай ук диңгезләрдә яшәүче башка имезүчеләрнең тормышы турында кызыклы һәм гаҗәеп фактлар белән дә таныштылар. Мәктәп яшендәге балалар "Су асты дөньясы" викторинасында һәм "Балыкның исемен җый" конкурсында катнаштылар, ә мәктәпкәчә яшьтәгеләр диңгез эшләнмәләре һәм рәсемнәр ясадылар, шулай ук барысы бергә диңгез пазлы җыйдылар. Аннан соң фонтан һәм сабын куыклары булган музыкаль дельфин белән уйнадылар.

Чара кызыклы һәм мавыктыргыч кына түгел, күңелле дә, дәртле дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев