Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Өйләребезгә Иске Яңа ел килде

Иске Яңа ел - ул традицион кышкы тантаналарның ямен озайта торган искиткеч бәйрәм.

Кызыл Байрак авыл клубы мөдире бу көнне «Өйләребезгә Иске Яңа килә» исемле уен программасы уздырды!

 Бу көнне ел саен кечкенә могҗиза кылына - Яңа ел яңадан ишек шакый, әмма башка исем астында - Иске Яңа ел! Иске Яңа ел тагын бер кат әкият иленә алып китә, могҗизага ышану тудыра, балачакның якты истәлеге булып саклана.

Балалар шигырьләр сөйләп кенә калмадылар, Иске Яңа елның кайдан килеп чыгуы, аның тарихын, кайчан һәм ничек бәйрәм итүләре турында хикәя дә әзерләделәр. 

Ә аннары барысы да күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм бүләкләр алдылар. Ә чара ахырында барысы бергә тәмле чәй эчтеләр.

Әлеге чараның күңелле һәм рухлы мөхите Яңа ел бәйрәмнәренең матур тәмамлануы булды һәм киләсе Яңа елга кадәр күңелле хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев