Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ноябрь аеның яңа кануннары

...

-Гражданнар авиациясенең һава суднолары очу экипажлары әгъзалары булып хезмәт куйган пенсионерлар өчен өстәмә түләүне яңадан исәпләп чыгарачаклар. Бу мондый белгечләр хезмәтен кулланучы оешмаларның кертемнәре белән бәйле.
-Күмер сәнәгате оешмаларында эшләгән кайбер белгечләр шулай ук пенсиягә өстәмә акча алалар. Бу күмер чыгару һәм шахталар төзү эшләрендә катнашучыларга кагыла.

-Ноябрьдә 80 яшькә җиткән гражданнарның да пенсияләре артачак. Ул автомат рәвештә Социаль фонд мәгълүматлары нигезендә булачак.

-Банкротлык турындагы законга үзгәрешләр керә. 25 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр бурычы булганнарны, судка бармыйча гына, банкрот дип тану җиңелләшә. Элегрәк бу чикләр 50 меңнән 500 мең сумга кадәр дәрәҗәдә булган.

-Автомобильләр өчен яңа таләпләр. Ноябрь башыннан Россиядә җитештерелә торган автомобильләргә блокка каршы системалар (ABS) урнаштыру таләбе кире кайтару планлаштырыла. Моннан тыш, үзгәрешләр Россия автомобильләре двигательләренең минималь рөхсәт ителгән экологик классына кагылачак: аны Евро-0 дан Евро-2 кадәр күтәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев