Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Нәүрүз көтеп алынган яз бәйрәме

Ул шатлык, яктылык, табигатьнең яңаруын алып килә.

Нәүрүзне билгеләп үтү һәр төбәктә үзенчәлекле, ә шулай да күп традицияләре бик күп халыкларны берләштерә.

Татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова, директор киңәшчесе Екатерина Жолобова, башлангыч класслар укытучысы Татьяна Потягунина, физкультура укытучылары Яңа Юл авылы клубы мөдире Сәрия Ефимова белән берлектә "Хуш киләсең, Нәүрүз" бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Балалар бәйрәмдә төрле милләт җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. Командаларга бүленеп уеннар уйнадылар, көянтә белән эстафетага йөгерделәр, канат тарттылар. Чүлмәкне табагач белән тотып ярыштылар.

Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев