Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Нәүрүз бәйрәме Татар Борнашы авылында

Татар Борнашы авылы​ китапханәсендә «Нәүрүз» бәйрәме уткәрелде.

Очрашуыбызны​ авыл китапханәчесе Гөлгенә Лещева башлап жибәрде.Нәүрүз бәйрәменең әһәмияте, килеп чыгышы турында сөйләде. Дөньяларга тынычлык, тиз арада сугышнын бетүен, мул уңышлар алып ,исән сау булып яшәргэ насыйп булсын​ дигән теләкләр белэн язгы бәйрәмебезне дәвам иттек. Бәйрәмгә ямь өстәп, "САФ" төркеме матур җырларын​ бүләк итте. Дәртле биюләр, нәфис сүзләр, мәкальләр дә читтә калмады.Нәүрүз маҗаралары, мавыктыргыч уеннар бәйрәмгэ килгән кунакларның күңелләренэ бик хуш килде.​
Хуш исле чәй, милли ризыкларыбыз​, кайнар пылау телеңне йотарлык иде.​ Бәйрәм чарасы бик тә күңелле утте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев