Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә

...

Бүген Түбән Ослан балалар бакчасы  төркемендә татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган тематик көн узды. Аның  батырлыгы Ватанга хас батырлык үрнәге булды, ул Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле. 

Балалар зур кызыксыну белән педагогның Муса Җәлилнең кайда тууы, кайда үсүе, ничек укуы һәм шигырьләр яза башлавы турында хикәясен тыңладылар. Сөйләшү презентация белән үрелеп барды, аның барышында балалар шагыйрьнең әти-әниләре белән таныштылар. Аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр. Дәрес барышында «Чишмә», «Минем этем», “Бишек җыры», «Кызыл ромашка» шигырьләре укылды. Ахырдан  балалар "Кызыл ромашка" шигыре буенча рәсемнәр ясадылар. Муса Җәлилнең шигырьләре Ватанын яратырга, аны якларга әзер булырга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев