Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мулланур Вахитов авылында “Авылымның хатын-кызлары - уңган хуҗабикәләр” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды

Мавыктыргыч кичәдә 22 хатын-кыз катнашты.

   Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Вахит авылы мәдәният йортында китапханә җитәкчесе белән берлектә “Авылымның хатын-кызлары - уңган хуҗабикәләр” дигән бәйрәм кичәсе булды. Мавыктыргыч кичәдә 22 хатын-кыз катнашты. Алар барысы да ягымлы, эшчән, булдыклы, күркәм, гүзәл, тырыш икәнлекләрен тагын бер кат исбатлап күрсәттеләр.

Авыл хатын-кызлары  табын өстәленә үз куллары белән пешергән  татар халкының милли ризыкларын алып килгәннәр иде. Араларында  һәрберсе гаиләдә өчәр-дүртәр бала үстерүче үрнәк, кайгыртучан әни, тугры тормыш иптәше, уңган хуҗабикәләребез дә бар иде. Бәйрәм кызыклы ярышлар, уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Әлеге матур бәйрәм  күңел ачу гына түгел, ә шушы тамаша аша татар халкының йөзек кашы, намуслы киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде. Клуб мөдире Гөлназ Фаттахова татар милли ризыклар тарихы белән дә таныштырды. Аннан бәйрәм табынына гөбәдия, кош теле, чәк-чәк, заманча ашлар әзерләү серләре ачылды, аш-су рецептлары бирелде. 

Кичәдә матур җырлар җырланды, уеннар уйналды. Шулай ук Гөлсинә Хайруллина белән Гөлсәрия  Галиева әниләр турында үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Кичә чәй табыны артында бик матур, бәйрәм рухында узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Культура в селе Вахитовское поселение