Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Могҗизалы җәйге көннәр

Җәй дуслар белән күңел ачу вакыты.

Дуслык — ул бик матур,изге сүз. Дуслык сүзен әйтү белән —дустыңны искә төшерәсең, аның белән уйнавың,бергә китаплар укуың, серләрең белән бүлешүең күз алдыңа килә.

Югары Ослан китапханәсе мәктәп яны лагеры балалары өчен Халыкара Дуслык көненә багышланган «Игелекле йөрәкләр галәме» дип аталган әдәби сәяхәт оештырды. Алар балаларга бәйрәм турында сөйләделәр, китап укырга яратучылар дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «авыр тормыш» хәлләреннән чыгу юлларын эзләделәр, әдәби әсәрләр геройларын искә алдылар, чөнки чын, нык һәм озын дуслык турында бик күп матур романнар,повестьлар, хикәяләр язылган.

Шулай ук балалар быел искиткеч әкият- «Кечкенә принц» язылуга 80 ел икәнен белделәр, аны француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери язган, әкияттә дуслык,җаваплылык, тугрылык, мәхәббәт һәм тормыш , аның кыйммәтләре турында уйланулар ассызыклана.

Балалар «Кайнар бәрәңге», «Мәчеләр һәм тычканнар», «Яулык» һәм башка төрле уеннар уйнадылар.

Чараны бергәләп дуслык турында җыр белән тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев