Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Минем Ватаным - Россия

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында спорт бәйрәме уздырдылар. Ул Россия көненә багышланды.

Тәрбияче Ксения Хваткова һәм социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева яшәүчеләр өчен кызыклы программа әзерләделәр. Берничә командага бүленеп, алар өстәл теннисы, боулинг, гольф, баскетбол уйнадылар. Барысы да бик теләп үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр, азарт белән беренче булырга тырыштылар.  Традиция буенча Дуслык җиңде. 

"Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да ярышлардан көч алдылар, хәрәкәт шатлыгын тулы күләмдә тойдылар, - ди белгечләр. Мондый чаралар - социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларны сәламәтләндерү һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү буенча интернатта эшләнгән программаның мөһим состав өлеше. Аңа профилактик лекцияләр, әңгәмәләр, саф һавада дәресләр дә керә. Болар барысы да тәрбияләнүчеләргә тормышның актив булуына юнәлтә, сәламәтлегебезне бәяли һәм яклый".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев