Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Минем җаным минем китапларда

Вахит авыл китапханәсендә татар язучысының юбилеена багышланган «Минем җаным минем китапларда» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул укучыларны Рафаил Төхвәтуллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Күргәзмәгә язучының сәнгать әсәрләре куелган.

Рафаил Газиз улы Төхвәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Иябаш авылында туа. Яшьлек елларында Донецк өлкәсендә шахтада забойщик булып эшли. Аннары туган ягына кайта, тракторчы булып хезмәт куя. 1942 елның августында фронтка китә. Сугыштан соң, Мәскәүдә әдәби курслар тәмамлый. Әлмәт шәһәренә күчеп, әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Язучының әсәрләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорга багышлана, колхоз тормышы проблемаларын ача, авыл халкының якты образларын күрсәтә. Ул 33 китап авторы. Язучының күп кенә хикәяләре авылның сугыш һәм сугыштан соңгы тормышына багышланган. Ул үзенең геройларын гади кешеләр арасында таба, алар кеше һәм җир, гади халыкның язмышы турында уйлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев