Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мине тормыш үзе илһамландыра

Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәрләре шагыйрә Лена Шагыйрьҗанга багышланган “Мине тормыш үзе илһамландыра” дип аталган әдәби чара үткәрделәр.

Татар әдәбиятында Татарстанның халык шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шакирҗанова иҗаты аерым урын алып тора. Лена Шагыйрьҗан ун шигырь җыентыгы, поэма, әдәби-тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр, тәрҗемәләр авторы булып тора.

Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан 1945 елның 4 июнендә Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында туган. Лена туып күп тә үтми, аларның гаиләсе Әтнә районына күчеп китә. Ленаның бала чагы һәм мәктәп еллары шушы районның Күлле Киме һәм Түбән Көек авылларында уза. 1962 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керә. 1967 елда институтны уңышлы тәмамлап, Казан шәһәренең 80 нче татар урта мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли. 1968-1973 елларда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы артистка хезмәтендә. Соңрак, 1974-1987 елларда, Татарстан дәүләт радиокомитетында тәрҗемәче-журналист булып эшли. 1987 елдан Лена Шагыйрьҗан - язучы профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

1993 елда үзе оештырган Бөтентатар "Ак калфак" хатын-кызлар ассоциациясенең берничә ел дәвамында рәис урынбасары булып тора. 1984 елдан Татарстан Язучылары Берлеге әгъзасы.

Лена мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлый, җитмешенче елларда шигырьләре белән көндәлек матбугатта даими катнашып килә.

Чарада шагыйрәнең биографиясе белән таныштылар, аның фотосурәтләрен карадылар. Аның татар телендә, рус теленә тәрҗемә иткән шигырьләрен укыдылар. Ул төрле яклы лирик шагыйрь. Әхлакый чисталык, тел чисталыгы, мәдәният һәм сәнгать язмышы, аталар һәм балалар проблемалары, буыннар дәвамчанлыгы - авторны гомер юлында борчыган проблемалар. Лена Шагыйрьҗан укучысының күңеленә чын юл тапкан шагыйрә.

"Мине тормыш үзе илһамландыра: шау-шулы вакыйгалар да, тыныч көннәр дә..." - диде Лена Шагыйрьҗан интервьюларның берсендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев