Югары Ослан урта мәктәбенең өченче сыйныфы укучылары Халыкара игелек көненә багышланган чара үткәрделәр.
Балалар “Дөньяны игелек коткара!" дип аталган журнал чыгардылар, ә аннары бергәләп символик файдалы һәм игелекле эшләр агачы булдырдылар. Яхшылыкның - игътибар, кайгырту һәм дөньяны яхшырак итү теләге булуы турында сөйләштеләр. Бергәләп ничек итеп яхшылык кылуны ассызыклап үттеләр.
Бу вакыйга укучыларга бер-берең турында кайгыртуның һәм көн саен яхшы гамәлләр кылуның мөһимлеген искә төшерде. Мондый очрашулар балаларда ярдәмчеллек һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылыш тәрбияли.
Яхшылык кылу кешеләрне бәхетлерәк итәчәк, ә кечкенә генә игелекле эшләр дә зур дөньяны игелеклерәк итә!
Нет комментариев