Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Милли проект буенча Югары Осланда алма бакчасы утырттылар

Киләчәктә балалар сәнгать мәктәбе территориясендә алма бакчасы үсәчәк.

Югары Осланда “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе узды. Анда балалар сәнгать мәктәбе педагоглары, "Конфетти" хореография коллективы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы катнашты.

Яңгыр явып торуга карамастан, агач утырту акцияне икенче көнгә күчермәделәр. Яшь агачларның яңгырдан соң яхшырак тернәкләнеп китүен, авыл хуҗалыгы белгечләре дә куәтләделәр. Сүз уңаеннан, акция өйрәнү характерында да булды - барысы да җимеш агачларын ничек дөрес утыртырга, чокырның нинди тирәнлектә булырга тиешлеген, ничек һәм күпме су сибәргә икәнен белделәр. 

Гомумән, авыл хуҗалыгы белгечләре, музыкантлар, биючеләр бердәмлеге кызыклы булды, ә алма үсентеләре утырту акциясе күңелле, тату һәм файдалы узды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлегенә 16 алмагач утыртылды.

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елда уздырылды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кешене мәңгеләштерү. Акция “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев