Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Милли киемнәрнең матурлыгы

19 ноябрь көнне Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында “Милли киемнәрнең матурлыгы” темасына әңгәмә узды.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларны клубта оештырылган музейдагы милли күлмәкләр белән таныштырды, милли костюм, кием бизәү элементлары турында сөйләде. Балалар белән төрле халыкларның традицион киемнәренең үзенчәлекләре, охшашлыгы һәм аермалары турында сөйләштеләр. Балалар һәр костюмның матурлыгын бәяли алдылар.

Милли кием - теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Бу гади кием генә түгел, ә барлык  халыкларның да үзенчәлекләре турында сөйли ала торган зур әһәмияткә ия элемент. Аны традицияләр һәм гореф-гадәтләр кебек саклау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев