Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Милли кием – милләт саклый

“Салихҗан” мәчетендә Бөтендөнья хиҗаб көне кысаларында “Милли кием - милләт саклый” дигән чара үткәрелде. Үзәк район китапханәсе бу чарага «Татар халкының милли киемнәре» дигән китап күргәзмәсе оештырды.

Татарларда мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.   

Китапханәче Любовь Вәлиәхмәт кызы китапларга күзәтү ясады һәм катнашучыларга татар костюмының тарихы һәм эшләнеше турында сөйләде. Анда мәдәниятнең үзенчәлеге һәм халык иҗатының гаҗәеп осталыгы чагылыш тапкан. Чарада катнашучылар элек шәһәр халкы һәм крестьяннарның ничек киенүе, кием-салым һәм аяк киемнәре нинди материаллардан эшләнүе һәм милли костюмда безнең әбиләрнең киемнәрендә борынгы традицияләрнең ничек ярашуы һәм хәзерге көндә киемнәргә моданың тәэсире турында белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев