Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Май аенда нинди дару үләннәре җыялар?

Әлеге үләннәрне июнь аенда да җыярга ярый.

Кычыткан витаминнарга бай. Аны борщ, салатларга кушарга мөмкин. Яшь кычытканны киптереп куярга була. Кычытканның ялкынсынуга каршы тору, канның оючанлыгын арттыру, бавыр, үткуыгы чирләрен дәвалау үзлеге бар. Ул чәчне сәламәтләндерә, үстерә, кавыкны бетерә.

Бака яфрагы ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, аппетитны ача.

Канлы үлән (чистотел) тире чирләреннән коткара, шешләрнең үсешен туктата.

Көтүче сумкасының ялкынсынуга каршы тору, канны туктату, кан тамырларын киңәйтү, бәвелне куу үзлеге бар.

Үги ана яфрагы бронхиттан коткара, бронхиаль астма, плеврит, пневмония, гипптан булыша.

Тузганак калкансыман биз өчен бик файдалы, шулай укашказаны асты согының әчелеген җайга сала, үт суын куа, артык холестеринны чыгара, организмны шлаклардан чистарта. Тузганак чәчәгеннән әзерләнгән кайнатма тозларны эретә һәм чыгара. Чәчәгеннән ясалган мазь тире пешүдән файдалы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр файдалы үләннәр