Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәхәббәт һәм киңәш –гаиләнең төп нигезләре

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне берничә ел эчендә иң яраткан, матур һәм якты гаилә бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Гаилә, йорт, якыннар һәм туган-тумачалар - болар барысы да безнең тормышыбызда тирән мәгънәгә ия. Гаилә зур биеклекләргә ирешергә, теләсә нинди уңышсызлыкларны җиңеп чыыгарга ярдәм итә.

Бакча Сарай авыл клубында "Мәхәббәт һәм киңәш – гаиләнең төп нигезләре" дигән тематик чара үтте. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, аның символы булган ромашка чәчәге белән таныштылар.  Борынгы заманнардан ук мәхәббәтнең билгесе булган ромашка чәчәге турындагы риваять,, гаилә традицияләре, хәзинәләре, истә кала торган тарихлары белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар гаилә әгъзаларының үзара мәхәббәте төрле бәла-казаларны һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итүләре турында сөйләделәр.  

Авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова белән берлектә балалар гаиләдә дуслык һәм татулык темасы буенча фикер алыштылар. Чараның икенче өлешендә балалар белән "Ромашка - ныклы гаилә символы" дигән мастер-класс үткәрелде. Анда балалар бәйрәм символын кәгазьдән һәм фоамираннан ясадылар һәм һәр ромашка таҗына үзләренең гаиләләренә туры килгән сүзне сайлап алып яздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев