Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Матюшино урта мәктәбендә ялга кайткан МХОда катнашучы белән очрашу оештырылды

«Языгыз, балалар, без түземсезлек белән көтәбез»

Фәниснең киткәненә бер елга якын вакыт үткән, туган авылын, гаиләсен, әнисен һәм туганнарын бик сагынып кайткан ул.  

Батыр  белән очрашуны  мәктәп укытучылар һөм укучылар түземсезлек белән көтте. Батырлык ордены, Георгий Кресты билгесе һәм башка бүләкләр кавалеры үзенең укытучылары һәм укучылар алдында басып тора. Солдат  үзенең сугышчан юлы, бүләкләре, сугышчан иптәшләре, командирлары турында дулкынланып сөйләде. Җавап сүзе итеп балалар солдатка язган хатларын кычкырып укыдылар.

Фәнис  балаларга барлык МХОда катнашучылар исеменнән рәхмәт белдерде һәм алар  өчен иң кыйммәтлесе хатлар булуын әйтте.

"Кайбер солдатлар, балалардан килгэн  хатларны күз яшьләре белән укыйлар, сезнең хатларыгыз безне илһамландыра һәм безгә җиңүгә ышаныч һәм көч бирә. Языгыз, балалар, без түземсезлек белән көтәбез»,- диде Батыр солдат.

Очрашуда Илдус Шәрәфиев, Илгизәр Гаделшин чыгыш ясады, ә мәктәп директоры Римма Шәрәфиева Фәнисне бүләк белән сөендерде. 

Озак көтелгән ял ахырына якынлашып килә. Берничә көннән юлга. Без  Фәнискә җиңү яулап, исән-имин кайтуын  телибез. Ә без, изге теләкләр теләп, хат язачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев