Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Матюшино мәктәбе укытучылары авыл укытучылары съездында катнаштылар

Чара укытучылар атналыгы кысаларында узды.

Мәскәүдә авыл укытучыларының VII Бөтенроссия съезды узды, ул бердәм белем бирү киңлеген ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга, авыл укытучыларына ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә, шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.  

Съезд эшендә Россиянең 69 төбәгеннән авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдән 150 дән артык педагог катнашты. Алар арасында Матюшино авылыннан Илдус һәм Римма Шәрәфиевлар да бар. Катнашучылар авылда мәктәп үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Авыл мәктәбе шартларында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру: инструментлар һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре» секциясендә Югары Ослан педагоглары өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри белем бирүне оештыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар 

- Илдус Әнвәр улының авыл хуҗалыгы һөнәрләренә өйрәтү буенча уку үзәге эше турында чыгышы коллегаларда зур кызыксыну уятты, - ди Матюшино мәктәбе директоры Римма Шәрәфиева. - Съезд делегатлары бик күп яхшы проектлар тәкъдим итте. Тәҗрибә алырлык, өйрәнерлек әйберләр бар иде!

Якташларыбыз сүзләренчә, алар уңай тәэсирләр алганнар, һәм аларның җиребезнең  киләчәк хуҗаларын укыту һәм тәрбияләү эшендә яңа җиңүләргә омтылышлары көчәйгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев