Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Матюшино китапханәсендә “Журналлар патшалыгы” дип исемләнгән әдәби чара-почтамт үткәрелде

Балалар рәхәтләнеп журналларны мөстәкыйль рәвештә карадылар, ә иң кызыксынучылар кайберләрен өйдә укырга да алдылар.

Көн дәвамында китапханәче яшь укучыларны  "Салават күпере", "Веселый колобок", "Сабантуй", "Незнайка" журналлары белән таныштырды.

Укучылар балалар өчен чыккан журналларның даими рубрикалары белән таныштылар, аларда бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкинлеген белделәр. Шулай ук вакытлы матбугаттә  күп уеннар, кроссвордлар, табышмаклар, тарих буенча мәгълүматлар, Кызыл Китапка нинди хайваннар һәм үсемлекләр кертелүе турында китапханәчене кызыксынып тыңладылар.

Балалар үзләренең яраткан журналлары турында сөйләделәр, аларны әти-әниләре почтадан да яздырып алалар, шулай ук китапханәдә дә алар белән танышып, укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев