Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәскәүгә виртуаль сәяхәт

Россия Фән көнендә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кызыклы чара оештырдылар.

Тәрбияче Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучыларга республикада эшләүче яңа җитештерү комплекслары, "Алабуга", "Иннополис", "Химград" технополисы, КИП "Мастер", IT-парклар турында сөйләде.

Чараның үзәк бүлеге виртуаль экскурсия булды. Ксения Хваткова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар Мәскәүдә ВДНХда эшләүче "Россия" күргәзмә-форумында булдылар. Анда безнең республика үз казанышларын күрсәтә. Чарада каткашучылар Татарстанның сәнәгать оешмалары эше белән  таныштылар, җитештерүдә нинди заманча технологияләр куллануларын белделәр, республикабызда җитештерелә торган продукцияләрне күрделәр. Бигрәк тә барысын да роботлаштырылган станоклар һәм конвейерлар җәлеп итте.

“Без Татарстаныбыз белән горурланабыз. Шундый тату республикада яшәвебез нинди бәхет!"- диләр өлкәннәребез.

Ксения Хваткова сүзләренчә, мондый танып белү чаралары социаль хезмәтләрне алучыларның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын үстерүгә бик ярдәм итә, аларның когнитив һәм коммуникатив сәләтләрен торгызуны стимуллаштыра. Һәм, әлбәттә, алар үз иленең патриотлары булырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев