Март аенда безне нинди үзгәрешләр көтә
...
Хәрбиләрнең пенсияләр арта
1 марттан хәрбиләрнең пенсияләре 9,5 процентка индексацияләнәчәк. 1 марттан хәрби пенсионерларга яңа коэффициентны исәпкә алган пенсия киләчәк. Бу елның гыйнвар, февраль айлары өчен өстәмә түләүне дә март пенсиясе белән бергә бирәчәкләр.
Бакчачыларга өч ел бирелә
Марттан үз көченә керәчәк закон нигезендә, хуҗалары җир кишәрлекләрен өч ел эчендә кулланырга яраклы хәлгә китерергә тиеш булачак. Яңалык торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан һәм өч ел буе тик яткан, ягъни үзләштерелмәгән җир кишәрлекләре турында бара. Әгәр җир 2025 елның 1 мартына кадәр сатып алынган булса, исәп әнә шул көннән башланачак, соңрак алынса, килешү төзегән көннән өч ел санала. Бу – иң беренче чиратта, соңгы өч елда җирне үзләштерүгә бәйле бернинди дә эш башкарылмаган, чүп үлән һәм бакча эшләренә кагылышы булмаган чүп-чар баскан җирләргә кагыла. Ярым җимерек корылмалар, түбәсе яки тәрәзә пыялалары булмаган йорт, җир кишәрлегенең тик яту билгесе булып санала. Гражданлык кодексы нигезендә мондый ташландык кишәрлекләрне тартып алырга да мөмкиннәр.
Ипотека алу җиңеләя
2025 елның мартыннан Үзәк банк кайбер ипотека кредитлары буенча хәвеф-хәтәр коэффициентларына өстәмәләрне киметәчәк. Сүз 20–30 процент күләмендә беренчел кертем белән яңа торакка алган, бурыч йөкләмәсе 70 проценттан да кимрәк булган ипотека кредиты турында бара. Ягъни банклар кредит рәсмиләштергәндә моңа азрак капитал тотачак. Ипотека программасына карата кызыксыну артачак, дип көтелә.
Чикләрне алдан билгелисе
Март аеннан Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) җир кишәрлеге чикләренең кайдан узуы турында мәгълүмат булмаган очракта, мондый җир кишәрлекләре буенча килешүләр теркәлмәячәк. Шулай ук, әлеге кишәрлектә урнашкан йорт, корылма яки төзелеп бетмәгән корылмага хокукны да рәсмиләштереп булмаячак. Кишәрлек чикләре турындагы мәгълүматны ЕГРН аша яки Росреестрның гамәви кадастр картасыннан (ул гомуми кулланылышта һәм бушлай) белешергә мөмкин. Чикләр билгеләнмәгән булса, кадастр инженеры ярдәмендә моны эшләргә һәм тиешле мәгълүматны Күпфункцияле үзәк аша теркәргә кирәк булачак.
Төзелешне теркәргә кирәк
Төзелеп беткән йортны да тиз арада теркәргә кирәк булачак. Моңа кадәр бина һәм корылмаларны кадастр исәбенә кую һәм аңа милек хокукын теркәү мәҗбүри түгел иде. Алга таба «төзедең – теркә» тәртибе гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә яңа бина һәм корылмаларны рәсмиләштергәннән соң гына файдаланырга мөмкин булачак.
Кредитка чик куялар
1 марттан кредит алуга үз-үзеңә тыю салу гамәлгә керә. Чикне үзең файдаланган банкка гына түгел, ә берьюлы бөтен банкларга һәм микрофинанс оешмаларына да куярга мөмкин. Март аеннан бу хактагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәячәкләр. 2025 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча мондый мөмкинлек Күпфункцияле үзәкләрдә дә барлыкка киләчәк дип көтелә. Чикләү бушлай куела. Мәгълүмат Кредит тарихлары бюросына тапшырылачак һәм кеше үзе киләчәктә әлеге тыюдан баш тарткан очракта, ул кредит рәсмиләштерүгә берничек тә комачау итмәячәк. Кредит алуга үз-үзеңә тыю салу ипотека, автокредит, уку өчен кредит алу кебек түләүләргә кагылмый.
«Энергетик»лар сатмаячаклар
1 марттан балигъ булмаганнарга энергетик эчемлекләр һәм көнкүреш кабызгычлары сатуны тыю турындагы закон үз көченә керә. Сатып алучының яше шик тудырган очракта, балигъ булуыңны раслап, тиешле документ күрсәтергә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев