Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Марк Әхмәдуллин җиңүче

Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС үзәге территориясендә «Бозда һәм суда уяу булачакмын» Республика рәсем һәм видеороликлар конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү үткәрелде.

Чара барышында балалар өчен кешене боздан коткару алымнарын күрсәттеләр, шулай ук һәлакәт-коткару техникасы һәм коткару отрядының дүртаяклы ярдәмчеләре белән танышу мөмкинлеге булды. 

Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбияләнүче Әхмәдуллин Марк җиңүче булды һәм “Мин булачак коткаручы” видеоролигы өчен “Җиңүче” кубогы белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасында Марк белән бергә тәрбияче Наталия Гаврилова һәм шулай ук аның әти-әнисе катнашты. Маркны җиңүе белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев