Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗаның яшь волонтерлары активлык күрсәтә

Россиядә үткәрелә торган Ватанны саклаучылар елында һәм патриотик тәрбия кысаларында, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән патриотик сәгать үткәрделәр.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларга маскировка челтәре - маскировканың иң киң таралган төре, дип сөйләде. Мондый челтәр хәрби техниканы, сугышчыларны, коралларны, башка хәрби объектларны яшерү өчен кулланыла һәм алгы сызыкта бик кирәкле. Бүгенге көндә махсус хәрби операция өчен маскировка челтәрләрен үрү волонтерларның мөһим бурычларының берсе булып тора. Бөтен Россия буенча маскировкалау цехлары оештырылган. Һәм бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга, якташларыбызга, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга ярдәм күрсәтүдә бердәм команда булу бик мөһим. Һәркем зур эшкә үз өлешен кертә һәм бары тик уртак тырышлык белән генә сугышчыларыбызның гомерен саклап кала алабыз.

Шулай ук чараны оештыручы үрү техникасын күрсәтте, хәрби кием өчен кулланыла торган тукыма төрләре буенча мини-викторина уздырды. Һәрбер корамада, үрелгән күзәнәктә балаларның тырышлыгы гына түгел, йөрәктән чыккан җылы сүзләр һәм тизрәк өйгә исән-сау кайту теләкләре дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев