Мәмәтхуҗалылар урманнарны сакларга өнди
Урман хезмәткәрләре көне - үзенчәлекле бәйрәм. Урманчы һөнәре дә дәрәҗәле һөнәр. Ул һөнәр генә түгел, ә тумыштан килгән урманнарга тартылу. Тагын кем көннәрен урманда үткәрә, урманны законсыз кисү өчен борчыла, урманда сүндерелмәгән һәр учакка һәм ташланган һәр шешә яки пакетка күңеленә борчылып, якын ала.
21 сентябрь көнне урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе календарьда шундый күркәм дата уңаеннан балалар өчен авыл мәдәният йорты янәшәсендәге урманга экскурсия үткәрде. Ул агачларның кайчан һәм кем тарафыннан утыртылуы, күпме утыртылуы һәм күпмесенең тернәкләнә алмавы турында сөйләде. Утыртуның беренче елында аларга су сибү өчен, елгадан чиләкләр белән су ташырга туры килгән. Хәзер бу каен урманында җирле халык күптән инде гөмбә җыя. Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре егерме елга якын шундый зур, матур урман үстерүләре белән горурланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев