Мәмәтхуҗалылар турнирда катнашты
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында өстәл уены буенча «Дженга» турниры булып узды.
Олылар балалар белән бергәләп "Егыла торган манара" дип аталган өстәл уенын уйнадылар. Уен көтелмәгәнчә кызыклы булып чыкты. Уенның асылы бик гади: борыслардан манара төзергә, аннары борысларны әкренләп чыгарып өске катка өяргә кирәк иде. Манараны төзү киң фикерләүне үстерүгә ярдәм итә, игътибарны туплауны һәм вак моторикага яхшы өйрәтә.
Бүгенге көн балалары гиперактив, аларга бер урында утыру авыр дигән фикер бар, ә менә Дженга уены тырышлык, вак-төяккә игътибарлылык, пөхтәлек, ашыкмаучанлык үстерә. Сайланган борысны хәрәкәтләндерә башлаганчы бик яхшы уйларга кирәк, конструкция бу элементтан башка тора алырмы, ишелеп төшмәсме. Дженга өстәл уены, ул теләсә кайсы башка уен кебек үк, лаеклы оттырырга, башкалар өчен сөенергә һәм командада эшләргә өйрәтә.
Ә тагын бу планшетлар һәм телефоннарсыз дуслар белән күңелле вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев