Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗалылар «Россия сулары» акциясенә кушылдылар

2014 елдан башлап һәр елны “Россия сулары” Бөтенроссия акциясе үткәрелә, ул елдан-ел үз географиясен киңәйтә.

сулары” Бөтенроссия акциясе үткәрелә, ул елдан-ел үз географиясен киңәйтә. 11 ел үткәрү дәверендә акция Россиядә иң эре экологик инициативаларның берсе булып санала башлады. Бу акция «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Россия сулары» федераль проектының бер өлеше булып тора. Акциянең максаты - су объектларын экологик савыктыру һәм елга, күл һәм сулык ярларын чүп-чардан чистарту чараларын үткәрү.

Мәмәтхуҗа авылы авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре "Россия сулары" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Катнашучылар чүп-чарны җыеп, капчыкларга тутырдылар һәм утильләштерүгә тапшырдылар.

“Без кече Ватаныбыз – авылыбыз табигатен сакларга тиеш. Әгәр дә һәр кеше үз артыннан чүп-чарны җыеп алса да, табигатебез үзенең яшеллеге, чиста суы һәм һавасы белән безне сөендерәчәк.” , - дип райондашларны әлеге акциягә кушылырга чакырдылар мәмәтхуҗалылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев