Мәмәтхуҗалылар изге эшкә кушылырга чакыра
Һәр маскировка челтәре - сугышчыларның гомерләрен саклап калу һәм хәрби техниканы саклау мөмкинлеге ул.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре битараф булмаган авыл кешеләре белән бергә берничә ай инде махсус хәрби операция зонасында булган Россия солдатлары өчен маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнәләр. Бу эш - чын батырлыкны күрсәтүче гамәл. Һәр төен, челтәрнең һәр күзәнәге - ул безнең яклаучыларыбызга кайгырту, ярдәм итү һәм ышанычның бер өлеше. Мондый челтәрләр техниканы, позицияләрне яшерү өчен алгы сызыкта бик кирәк һәм солдатларның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Һәрвакыттагыча Мәмәтхуҗалылар маскировка челтәрен үрү эшен дәвам иттеләр.
- Барлык теләүчеләрне дә безнең инициативага кушылырга чакырабыз! Бүген, эш Ватанны саклауга кагылганда, бигрәк тә бер зур дус команда булу һәм хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция зонасында барлык мөмкин булган ысуллар белән ярдәм итү мөһим. Теләсә нинди ярдәм мөһим һәм без бергә күпне эшли алабыз. Барыбызны да бер идея берләштерә -безнең сугышчыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү, - дип мөрәҗәгать иттеләр һәм әлеге изге эшкә кушылырга чакырдылар бердәм Мәмәтхуҗа халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев