Декабрь могҗизаларга мул ай. Ул елның иң көтеп алынган бәйрәме - Яңа елны каршылау ае. Ә бу бүләкләр, бизәнү әйберләре һәм кул эшләре турында уйларга вакыт дигән сүз. Иң яхшы бүләк – һәрвакыттагыча, үз кулларың белән ясалган бүләк, чөнки ул мәхәббәт һәм күңел җылысы белән эшләнгән.
Мәмәтхуҗа мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәдәният йортына килүчеләрне Яңа ел бүләкләре ясау буенча «Чыршы уенчыгының Яңа ел фантазияләре» мастер-классына чакырдылар.
Чарада мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина чыршы һәм өй интерьеры өчен төрле бизәкләр рәвешендә Яңа ел эшләнмәләре ясарга өйрәтте. Катнашучылар бәйрәм рухына бик теләп чумдылар, үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр һәм үз куллары белән матур, оригиналь бизәнү әйберләре ясадылар. Үз кулларың белән тудырылган матурлык һәркемгә шатлык һәм бәйрәм хисе китерсен, Яңа ел бүләге булсын.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев