Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада зарарлы гадәтләр турында әңгәмә узды

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында зарарлы гадәтләр дип исемләнгән аралашу сәгате узды.

Чара башында клуб мөдире Алефтина Саттарова балаларга "зарарлы гадәт" терминының нәрсә аңлатканын һәм нинди зарарлы гадәтләр булуын сөйләде. Дөньяда зарарлы гадәтләр шактый күп, аларның кайберләрен балалар белән җентекләп тикшерделәр. Балалар бертавыштан иң куркыныч гадәтләр - тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү һәм наркотик матдәләр куллану дигән карарга килделәр. Бу гадәтләрнең һәркайсы кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч китерә, һәм алардан баш тарту мөмкин түгел диярлек.

Катнашучылар белән бергә килеп туган хәлдән чыгу юллары турында фикер алышу узды. Әңгәмә азагында барлык катнашучылар  спитрлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту халык үлеменең иң мөһим сәбәпләренең берсе булуы турында әйтелгән белешмәләр алдылар. Мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучы яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, буш вакытны дөрес оештырырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев