Мәмәтхуҗада «Ышаныч телефоны - ярдәм ресурсы» – дип аталган әңгәмә узды
Хәзерге вакытта ышаныч телефоннары бөтен дөньяда популяр. Балалар, яшүсмерләр бу телефонга шалтырата һәм ничек эшләргә кирәклеге турында киңәш алырга мөмкин. Чөнки кайбер вакыйгалар вакытында аларга үз тәҗрибәсе җитми, ә карарны дөрес итеп кабул итәргә кирәк.
Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында “Ышаныч телефоны – ярдәм ресурсы” дигән әңгәмә узды. Анда балаларга, яшүсмерләргә ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирделәр, ышаныч телефонының ни өчен кирәк булуы һәм аның ничек эшләвен аңлаттылар, ни өчен барлык өлкәннәр һәм балалар тормышта авырлыкларга очраганда бу хезмәткә шалтырата алуларын сөйләделәр.
Чарада авыр хәлдә калган очракларда, төрле проблемалы хәлләрдән чыгу өчен, кемгә һәм кая мөрәҗәгать итү мөмкинлеген сөйләделәр. Авырлыклар килеп чыккан очракта туганнарга да, дусларга да ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкин булмаган очракларда, ярдәмгә ышаныч телефоны килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев