Мәмәтхуҗада Халыклар бердәмлеге көненә әңгәмә узды
Мәмәтхуҗа авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Россия - күпмилләтле ил, ул мәңгегә бердәм” дигән әңгәмә узды.
Халыклар бердәмлеге көне дәүләт бәйрәмнәренең берсе һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеге символы булып тора.
Балаларда тарихи хәтер тудыру, традицион Россия кыйммәтләренә һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә бәйле хисләр белән бергә китапханәдә әңгәмә узды. Аның барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватанга бәйсезлек хакына батырлыклары белән таныштылар. Чарада балалар викторинада катнашып, илебезнең никадәр зур, матур һәм бай булуын, Россиянең тарихи үткәне турында сөйләшүләрен искә төшерделәр.
Шулай ук балалар Россиянең көче төрле милләт кешеләре дус-тату яшәвендә һәм алар барысы да үз Ватанын - Россияне бер үк дәрәҗәдә яраталар дигән нәтиҗәгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев