Мәмәтхуҗада велосипедта йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәнделәр
Велосипед – ул балаларның ике тәгәрмәчле дусты, барысына да кечкенәдән таныш. Күпләр велосипедта йөрү бик җиңел дип уйлый. Ләкин бөтенләй дә ялгыш фикер! Велосипедчы юл хәрәкәтендә тулы хокуклы катнашучы һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белергә тиеш.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар өчен профилактик чара үткәрделәр.
Мәдәният йорты мөдире Алевтина Саттарова юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде, җәяүлеләр һәм автомобильчеләр өчен куркыныч хәлләр тудырмыйча, велосипедта ничек дөрес йөрергә кирәклеген аңлатты. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында фикер алышуда катнаштылар.
Барлык катнашучылар игътибарлы булырга һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев