Мәмәтхуҗада үз тарихларына хөрмәт белән карыйлар
Мәмәтхуҗа авыл китапханәсе мөдире Елена Седова яшь укучылар өчен Мәмәтхуҗа авылының борынгы мөселман кабер ташлары - 16 нчы гасырдан калган һәйкәлләр янына “Аларга кагылырга ярамый” дигән экскурсия үткәрде.
Татар Мәмәтхуҗасы авылыннан 300 метр ераклыкта XVI гасырга караган эпитафик һәйкәл урнашкан. Китапханәче балаларга шушы урында яссы, турыпочмаклы ташлар табылуы турында сөйләде. Җирле халык бик күп риваятьләр иҗат иткән, алар белән балалар танышып үтте. Алар элек-электән изге реликвия буларак иген басуы уртасында ук торган, аңлаешсыз язулы борынгы ташларны саклый. Риваять буенча, авыл кешеләре ташларны урыннарыннан күчереп караган, ләкин кинәт авырулар башланган - алар, җиргә «ябышкан» кебек, торып баса алмаганнар. Шуннан соң ташларны ашыгып кире үз урыннарына кайтарганнар. Шуннан бирле җирле халык ташларга берничек тә кагылырга ярамый, югыйсә - бәла булырга тиеш, дип саный. Мондый "нәсыйхәт" буыннан-буынга бүгенге көндә дә тапшырыла.
Балалар археолог галимнәрнең бу урында зират булуын ачыклаганнарын белделәр. Гарәп телендәге язу һәм орнамент формасы, стиле буенча аларның яше дә билгеләнгән. «Айбак улы Юзейның кабер ташы, 1548 ел» дигән язуларны балалар үзләре карап чыктылар.
Шулай ук «Мазарки» чишмәсендә дә булдылар, аның янында галимнәр кайчандыр тагын бер мөселман зираты тапканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев