Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада туган сүз серләренә төшенделәр

8 сентябрьдә гадәттәгечә бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм безгә 1966 елда ЮНЕСКО инициативасы белән килгән. Бу көн бөтен кешелекнең игътибарын хәзерге дөньяда грамоталылыкның торышына юнәлтергә тиеш.

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында «Туган сүз серләре» танып-белү-уен программасы үтте. Сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина балаларга бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде, грамоталылык нәрсә ул, кеше үзен ни дәрәҗәдә грамоталы дип саный ала. Балалар уку һәм грамоталылык турында әйтем-мәкальләрне искә төшерделәр. Чара барышында катнашучылар үзләрен чын туган тел белгечләре итеп күрсәттеләр. Балалар үз грамоталылыгыбызны даими арттырырга кирәк, ә моның өчен күбрәк укырга һәм хәтерне күнектерергә, һәр мәсьәләне дөрес хәл итәргә, һәр ситуациядә үзеңне акыллы, зирәк кеше итеп күрсәтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев