Мәмәтхуҗада Студентлар көнен билгеләп үттеләр
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында 25 нче январьдә билгеләп үтелә торган Студентлар көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларны Студентлар көне традицияләре һәм тарихы белән таныштырды.
Студентлар көне - һәр студент түземсезлек белән көтеп алынган көн. Әлеге датаны очраклы гына сайламаганнар: 1755 елның 12 гыйнварында (иске стиль буенча) Россиядә беренче университет ачыла, ул бүген М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты буларак билгеле. Студентлар көне электән килгән, әмма чынлыкта бу шактый яңа бәйрәм. Ул Совет чорында билгеләп үтелмәгән диярлек һәм 2005 елда гына аны рәсми рәвештә бәйрәмнәр календаренә кертеп, аңа төгәл дата билгеләгәннәр. Илнең күпчелек халкы кайчандыр студентлар булган, һәм алар да аны шулай ук үз бәйрәмнәре дип саныйлар.
Чара барышында балалар әлеге көнгә багышланган стена газетасын ясадылар, плакатны матур рәсемнәр белән бизәделәр һәм барлык студентларны шигырьләр белән котладылар. Менә шундый бәйрәм стена газетасы чыгарылышы һәрвакыттагыча якты һәм төсле булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев