Мәмәтхуҗада спорт мәйданчыгын төзекләндерделәр
«Җәй - кечкенә тормыш ул» - балаларның балачакның төрле төсләренә сөенүе һәм кояш нурлары белән шатланып көлүләре ул.
Каникуллар - мәктәп укучылары өчен иң бәхетле вакыт. Бернәрсә дә ятларга, чишәргә, укырга кирәкми һәм көнне яраткан шөгылеңә багышларга һәм спорт мәйданчыгында уйнарга мөмкин булган вакыт. Спорт мәйданчыгы авылның спорт тормышы үзәге булып тора, бирегә балалар һәм яшьләр дә туп уйнарга, һәм шулай ук вакытны файдалы итеп уздырырга килә. Әлбәттә, спорт мәйданчыгын карап, тәрбияләп тору зарур.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты һәм Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге хезмәткәрләре авыл мәдәният йорты янындагы балалар мәйданчыгын төзекләндерделәр. Чүп үләннәрен чаптылар, таган, турникет, эскәмияләрне чистартып, яңадан буядылар. Ә хәзер балаларның спорт мәйданчыгы яңа төсләр белән балкып, балаларны үзенә чакырып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев