Мәмәтхуҗада Раштуа бәйрәменә әзерләнделәр
Яңа ел чаралары арасында Раштуа – яхшылыкка ышаныч, кешеләргә һәм тормышка мәхәббәт алып килүче искиткеч бәйрәм. Ул илебездә яшәүче халыклар арасында аерым әһәмияткә ия.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур, иң серле Һәм иң әкияти бәйрәм алдыннан балалар өчен «Раштуа сувенирлары» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Балалар иҗат атмосферасына чумдылар һәм алдан әзерләнгән гипс сыннарын бик теләп бизәделәр. Гипс сыннар балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә, фантазияләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Чарада бәйрәм рухы һәм шатлыклы кәеф хөкем сөрде. Эшләр матур, күзләрне сөендерә торган булып чыкты. Балалар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар, өйләрен бәйрәмчә бизәү аларның туганнарына да күңелле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев