Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада Пушкин көне үтте

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Диңгезләр, урманнар, биек таулар артында» дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова 6 июньдә бөтен илнең Россия Пушкин көнен билгеләп үтүе турында сөйләде. Пушкин безнең белән кечкенәдән танышып, безне гомер буе озата бара. Безнең илдә шагыйрьнең әсәрләрен белмәгән һәм яратмаган кешене табуы кыен. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Пушкинның игелекле, күңелле һәм гыйбрәтле әкиятләре озак еллар безнең дусларыбыз булып калды һәм калачак.

Балалар бөек рус шагыйре әкиятләре буенча сәяхәт кылдылар, аның әкият геройларын искә алдылар, әдәби викторинада катнаштылар. Балалар дусларча һәм күңелле итеп әкиятләрнең ахырын искә төшерделәр, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам иттеләр. Шунысы куанычлы, кызлар һәм малайлар яраткан шагыйрьнең әкиятләрен бик яхшы беләләр. Алар барлык сорауларга да диярлек дөрес җавап бирделәр.

Чара ахырында хезмәткәрләр балаларга һәрвакыт бер юлдан - игелек юлыннан барырга, китапларны күбрәк укырга һәм телебезне сакларга кирәклеген теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев