Мәмәтхуҗада олы юбилярны котладылар
Зәйдуллина Мөршидә Җамалетдин кызы 1940 елның 10 февралендә Югары Ослан районының Татар Мәмәтхуҗасы авылында туа.
Ул буын балаларына күп сынауларны үтәргә туры килә. Мөршидә апа кече яшьтән кулыннан килгәнчә хуҗалыкта булыша, терлекләр карый, бакчада эшли. Аңа колхозда да тырышып төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Кияүгә чыгып, ире белән бергә өч балага гомер бирәләр, тәрбияләп үстерәләр. Ул гомере буе «Красный Дол» совхозында сыер савучы булып эшли, алдынгылар рәтендә була.
Гомер-гомергә озын гомерлеләр үрнәк, зирәклек, гаделлек, рухи көч һәм игелек үрнәге булып санала. Үз гомерләрендә күп кайгы да һәм күп шатлык та кичергән, тормыш юлларын намус белән лаеклы үткән, шуңа күрә дә олы хөрмәткә лаек кешеләр алар.
Бу 85 яшьлек юбилей көнендә Мөршидә Җамалетдин кызын Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин, Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре котлады. 85 нче туган көнендә аңа күп бәхет, кайгы-хәсрәтсез, авыру-сырхаусыз яшәвен, күңел күтәренкелеге теләп, истәлек бүләге тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев