Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада өлкәннәр яшьлек елларын искә төшерделәр

Мәмәтхуҗа авыл китапханәсендә «Хуҗабикәләр» клубы кысаларында өлкәннәр көненә багышланган чара узды.

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне, игелек һәм хөрмәт көне. Россия территориясендә бу бәйрәмне 1992 елдан бирле бәйрәм итә башладылар. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.

Китапханәче Елена Седова өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең тарихын сөйләде, җылы шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Катнашучылар бик теләп «ышанам –ышанмыйм», «зирәклек», «җырны исеңә төшер», «көйне бел» һәм башка төрле конкурсларда катнашты.

Бергә очрашу - пенсионерлар өчен аралашуның иң җылы формасы. Уңайлы залда бер өстәл артында өлкән буын кешеләре: күршеләр, танышлар, гомерлек дуслар җыелды. Көндәлек мәшәкатьләр артында һәрвакытта да гел очрашып һәм чын күңелдән аралашып булмый. Ә бу көнне кунаклар үткәннәрне искә төшерделәр, тормышның иң якты мизгелләре турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлбәттә, барысы да кызыклы һәм күңелле булган яшьлекне, тормыш озын булып тоелганда, ә картлык ниндидер еракта булып тоелган вакытларны искә төшерделәр.

Бәйрәмнең дәвамы чәй эчү булды. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады, барлык кунаклар да бик күп уңай хис-кичерешләр белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев