Мәмәтхуҗада музей почмагы тарихи экспонатлар саклый
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында укучылар өчен танып-белү сәгате үткәрелде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йортының музей почмагы буйлап экскурсия үткәрделәр. Анда көнкүреш әйберләре һәм кием-салым урын алган. Биредә балалар экспонатлар белән, туган якларының гореф-гадәтләре, көнкүреше һәм тарихы белән таныштылар, ата-бабалары тормышы турында кызыклы фактлар ачтылар. Укучыларга һәр предметның тарихын һәм бу борынгы тарихи экспонатларны музейга кемнәр тапшыруы турында сөйләделәр. Музей экспонатлары – ул гади предметлар гына түгел, ә безгә башка вакыттан килеп җиткән предметлар. Музей экспонатлары безгә үз вакытлары, хуҗалары турында сөйли ала.
Мондый чаралар дөньяга карашны киңәйтеп кенә калмый, буыннар арасындагы бәйләнешне дә ныгыта, «йөз тапкыр ишетүгә караганда, бер тапкыр күрү яхшырак» дигән билгеле бер зирәклекне дә раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев